6 октябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Россиядә аена 200 мең сумнан күбрәк хезмәт хакы алучылар саны дүрт елда ике тапкыр арткан
Россиядә аена 200 мең сумнан күбрәк акча алучы хезмәткәрләр саны соңгы дүрт елда ике тапкыр – 2022 елда 1,74 миллионнан 2025 елда 3,9 миллион кешегә кадәр - арткан. Федераль салым хезмәте башлыгы Даниил Егоров Федерация Советында шундый мәгълүматлар китерде, дип хәбәр итә «Коммерсантъ»ка ылтама белән «Татар-информ».
-
Яңалыклар
РФ Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә көзге чакырылыш буенча туры линия уза
-
Язмыш
Айзатка ярдәм кирәк: «Күзләрен ачса иде!»
Җәйнең соңгы көннәрендә Балтач районының Смәел авылында гомер итүче Венера һәм Рафил Галиевлар гаиләсенә зур кайгы килә. 16 августта, амбарда эшләгән җирендә, 14 яшьлек уллары Айзатның өстенә ашлык төягеч төшә. Мәктәпкә барам дип йөгереп йөргән бала яңа уку елын хастаханәдә каршылый.
-
Яңалыклар
Казанда 45 пар өчен тантаналы никахлашу чарасы узды
6 октябрьдә Казанда Галиәскар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән 45 пар өчен тантаналы никахлашу чарасы узды. Тантана Россия Федерациясе субъектлары ЗАГС органнары җитәкчеләренең Бөтенроссия киңәшмәсе кысаларында оештырылды.
-
Яңалыклар
2039 елда Татарстан мөселманнары Корбан бәйрәмен ике тапкыр билгеләп үтәчәк
Татарстан мөселманнары, бөтен дөньядагы кебек үк, 2039 елда Корбан бәйрәмен бер елда ике тапкыр билгеләп үтәчәк, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Казанда иртәгә Татарстан һөнәри белем бирү осталарының республика форумы узачак
7 октябрьдә Казанда һөнәри белем бирү осталарының «Мастер 2030: от учебной мастерской к реальному производству» республика форумы була. Чара уникаль осталык үзәгендә үтәчәк. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Татар әдәбиятына багышланган «Әдәби фест» фестивален оештыручылар бай программа әзерләгән
9-11 октябрьдә Татарстан Республикасы Язучылар берлеге татар әдәбиятына багышланган «Әдәби фест» фестивален оештыра. Фестивальнең төп партнеры – Бөтендөнья татар яшьләре форумы, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Җәмгыять
Киләчәкне уйлап: Татарстан Фәннәр академиясе оешканга – 35 ел
Татарстан Фәннәр академиясе оешканга – 35 ел. Азмы бу, күпме? Шушы чорда ниләр эшләнгән, бүген нәрсә белән мәшгульләр, иртәгәгә планнары нинди? Татарстан Хөкүмәте йортында үткәрелгән брифингта сөйләшү әнә шул хакта барды. Журналистлар өчен бик истәлекле булды бу очрашу, чөнки анда өч олпат галим, академиянең төрле еллардагы өч җитәкчесе килгән иде.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Фәләстыйн раввины Израильгә каршы
Социаль челтәрләрдә АКШның иң эре банк-финанс төркемнәренең берсе – JPMorgan нефть бәяләре буенча куркыныч график бастырды.
-
Яңалыклар
Җәяүлеләр кичүе ишелү сәбәпле, Казан – Шәмәрдән юлының бер өлешен урап узарга кирәк булачак
Казан – Шәмәрдән юлында җәяүлеләргә юл аша чыгу өчен салынган җир өсте корылмасы җимерелгәнлектән, юлның бу өлеше ябылу сәбәпле, Иске Кощаково тирәсендә урау юл оештырылган.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Татарстан рейтингы күтәрелә
Язманы күңелле фактлардан башлыйк.
-
Яңалыклар
Россиядә ислам банкингын даими гамәлдә булган механизм итәргә телиләр
Россиядә партнерлык финанславын эксперименталь режимнан чыгарырга һәм даими нигездә беркетергә мөмкиннәр. Вариантлар буенча хәзер фикер алышу бара, дип хәбәр итте «Известия»гә Үзәк банк рәисе урынбасары Алексей Гузнов. Бу хакта «Татар-информ» яза.
-
Яңалыклар
Казанның «Тукай мәйданы» метро станциясендә акыллы турникетлар урнаштыралар
Казанның «Г.Тукай мәйданы» метро станциясендә сынау проекты кысаларында интеллектуаль турникетлар урнаштыралар. Алар 50 процентка кадәр күбрәк пассажирларны үткәрә, метродан файдаланган өчен банк һәм транспорт карталары, QR-кодлар һәм биометрия аша түләп булачак, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесенә сылтама белән «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Табиб салкын тидерүләр чорында иммунитетны ныгыту ысулларын санап үтте
Көзен иммунитетны ныгыту өчен контраст душ кулланырга мөмкин. Медицина фәннәре докторы, терапевт-иммунолог Владислав Жемчугов “Лента.ру” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шундый киңәш биреп үткән.
-
МӨҺИМ
«1 метры – 250 мең сум»: озын толым – байлык билгесеме?
Хатын-кызның сафлыгы, зиннәтлелеге толымына карап беленә, ди безнең халык. Шуңа күрә татар кызлары гомер бакый тезләренә кадәр чәч үстергән, аны үреп йөрткән.